28 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Балтач кызы Малахов тапшыруында бөтен залны «кыздырган»
Һөнәри җырчы түгел ул. Белеме буенча музыка укытучысы.
-
Яңалыклар
29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында ТР Рәисе Кубогының II этабы башлана
Татарстанда 29 майда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында ТР Рәисе Кубогының II этабы башлана.
-
Яңалыклар
Казанда «РОК-ВОЛНА» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
27 июньдә – Яшьләр көнендә Татарстан башкаласының «Крылья Советов» мәдәният һәм ял паркында «РОК-ВОЛНА» Бөтенроссия фестивале узачак.
-
Җәмгыять
Җитезлек кенә аз: Татарстанда «Аҗаган 2.0» уенының республика этабы тәмамланды
Татарстанда «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының республика этабы тәмамланды. Ярышларда беренче тапкыр югары уку йортлары һәм гаилә командалары катнашты. Өч көн дәвамында балалар медицина, ут әзерлеге, хәрбиләштерелгән эстафета, тактик уен һәм командадагы рольләре нигезендә шәхси сынауларда көч сынаштылар.
-
Җәмгыять
Казан хосписында яшәүчеләр: «Әле ярый бу йорт бар»
Булганына шөкер итмәсәң, сәламәтлекнең кадерен белмәсәң, берәр сәгатькә авыру кешеләр янына барып килү дә җитә. Син аннан бөтенләй башка кеше булып чыгасың. «ВТ» журналисты Казанның «Наташа» хосписында яшәүчеләрнең хәлен белеште. Шәһәр читендә урнашкан бу урын күпләргә өмет бирә. Кемдер биредә соңгы минутларын үткәрә, сызлануларын оныта, кемдер чит кешеләрнең яратуын тоя.
-
Яңалыклар
Җырчы Марат Яруллин: «Дәрәҗәмне төшереп, 4 ел буе бергә булган кешегә пычрак атарга җыенмыйм»
Башкортстаның атказанган артисты Марат Яруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә Ильмира Нәгыймова белән булган мөнәсәбәтләре һәм аларның аерылышуы аркасында килеп чыккан шау-шу турында җавап бирде.
-
Яңалыклар
Татарстанда юл кырыендагы фахишәләрнең яклаучысын кулга алганнар
Питрәч авылында яшәүче бер ир-атны фахишәләрне яклау турында эш буенча кулга алганнар. Чикләү чарасы Питрәч районы судында билгеләнгән.
-
Яңалыклар
Якындагы көннәрдә Төркиягә очмаска киңәш иттеләр
Туроператорлар, Air Anka авиакомпаниясенең Анталья белән Россия шәһәрләре арасындагы рейслары юкка чыгарылу сәбәпле, якындагы көннәрдә Антальяга турлардан баш тартырга тәкъдим иткән. Бу хакта «Российская газета» Россия Туроператорлар берлеге (РСТ) мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Буа районында эш сәфәрендә
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Буа муниципаль районында эш сәфәрендә, ул авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча йомгаклау семинар-киңәшмәсендә катнаша. Утырыш башланганчы Марат Әхмәтов агач эшкәртү цехы белән танышты, минераль ашламалар һәм ит эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кооперативларында булды.
-
Яңалыклар
Бүген – чик сакчылары көне
-
Яңалыклар
Ел башыннан республикада 1,2 меңнән артык гаилә торак белән тәэмин ителгән
Ел башыннан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанда 1 279 гаилә торак шартларын яхшырткан. Татарстан буенча гомуми мәйданы 65,1 мең кв. м булган 31 йорт файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 43,2 процентын тәшкил итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Россиядә телдән тапшырыла торган имтихан файдасына диплом эшеннән баш тартырга мөмкиннәр
Ясалма интеллект үсеше, телдән тапшырыла торган имтихан файдасына язма диплом эшләреннән баш тартуны да кертеп, югары уку йортларында йомгаклау аттестациясе формаларын яңадан карауга китерергә мөмкин. РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков шулай дип белдерде. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстаннан спорт психологы Александр Локалов велосипедта Шанхайга барырга җыена
Казанда яшәүче спорт психологы Александр Локалов яңа масштаблы велосәяхәткә (Татарстан башкаласыннан Шанхайга кадәр) әзерләнә. Ул «Татар-информ» агентлыгына булачак экспедиция турында сөйләде.
-
Фото
«Казан нуры» мәчетендә корбан чалудан фоторепортаж
-
МӨҺИМ
Җәйнең беренче аенда Россия халкын нинди үзгәрешләр көтә?
Җәйнең беренче ае Россия халкын күп кенә үзгәрешләр белән каршы ала. Июнь аеннан балалы гаиләләр өчен яңа түләүләр гамәлгә керә. Бер үк вакытта дәүләт вейпларны сату кагыйдәләрен катгыйландыра, Евразия икътисадый берлеге илләреннән импортны контрольдә тотуны көчәйтә һәм гражданнарга аларның биометрик мәгълүматларына карата күбрәк хокуклар бирә.